erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Баланың автобус тәгәрмәче астында калып һәлак булуы – уртак кайгыбыз

Бәла аяк астында.

 

хәвеф-хәтәр22 октябрь 2023 10:1

Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев 8 яшьлек бала автобус тәгәрмәче астында калып һәлак булганнан соң якын арада юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия төзеләчәге, анда әлеге фаҗиганең барлык нечкәлекләре җентекләп тикшереләчәге хакында хәбәр итте. Михаил Афанасьев үзенең Telеgram-каналында шулай дип язган.

«Бүген Яшел Үзәндә бәхетсезлек очрагы булды. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 8 яшьлек малай автобус тәгәрмәче астында калып һәлак булды. Бу – зур фаҗига һәм уртак кайгыбыз. Бу эш минем шәхси контролемдә», – дип язган Яшел Үзән мэры.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Татар-информ» агентлыгы кичә Яшел Үзәндә 8 яшьлек малайның автобус тәгәрмәче астында калып һәлак булуы хакында хәбәр иткән иде. Бала хәрәкәт итүче транспорт каршына кинәт йөгереп чыккан. Автобус йөртүче тормозга басарга өлгермәгән һәм аны таптап киткән.

Михаил Афанасьев һәлак булган баланың гаиләсенә тиешле ярдәм күрсәтеләчәген вәгъдә итте. Ул шулай ук Яшел Үзән халкына балалары юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлешенә зур игътибар бирсен иде дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызны караучысыз калдырмагыз! Аларның киеме һәм букчасында яктылыкны кире кайтара торган элементлар булырга тиеш!» – дип өстәде Михаил Афанасьев

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/mixail-afanasev-balanyn-avtobus-tagarmace-astynda-kalyp-halak-buluy-urtak-kaigybyz-5878052

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре