erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәрәңге утыртыргамы - юкмы? Белгеч киңәше.

Кызыксынучылар күп. Без бу турыда район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Илсурович Абдуллин белән сөйләштек.

 - Җир 16-17 градуска кадәр җылынды, - дип аңлатты Ленар Илсурович. - Бу температурада бәрәңге утыртырга була, ләкин салкыннар килмәсме икән дигән шикләнү бар.
- Бәрәңге ничә көндә тишелә. Салкыннарның җир астындагы бәрәңгегә нинди зыяны бар?

- Дым булганда, көннәр җылы торганда бәрәңге 10-12 көндә тишелә, ә суыклар китсә, тишелә алмыйча 20-25 көн җир астында ята. Авыруларга каршы эшкәртелмәгән булса, бәрәңге тишелә алмыйча авыру җыеп ятачак. Алдагы атнада көннәр җылы, яңгырлы күренә

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Ә ни өчен ашыгырга? Бәрәңге утыртырга өлгерәбез бит әле!

- Ашыгунын сәбәбе - җирдә дым барында утыртып калу. Чөнки җәй коры килә дигән фаразлар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X