erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Башлангыч сыйныф укытучысы Лилия Әхмәтгалиева: «Балалар куркынычсызлыгы турында сүз барганда ваемсыз калу мөмкин түгел»

Ул – Арча кызы. Беренче мәктәптә белем алган. Сигезенче сыйныфтан соң педагогика көллиятенә укырга кергән. Дипломлы укытучы башта балалар бакчасында эшләгән. Аннан беренче мәктәпкә башлангыч сыйныф укытучысы булып килгән. Аңа да инде 26 ел үтеп киткән.

– Беренче сыйныфны бирделәр. Шул елны Арчада бер бала машина астына эләгеп һәлак булды. Беренче мәктәптә, беренче сыйныфта укый икән, диделәр. Йөрәгем жу итеп китте. Чыннан да шулай булып чыкты ул. Тик минем сыйныфта укымый иде. Әмма бала турында сүз барганда анысы мөһим дә түгел. Бик аяныч хәл – әле яши дә башламаган сабый бала һәлак булган, – диде Лилия Ринатовна. – Әлеге бала юл кырыенда уйнаган. Тубы артыннан юлга йөгереп чыккан. Әти-әнисе нигә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтмәгән? Мәктәп эшләп җиткермәгәнме? Шушы сорауларга җавап итеп мин балаларны беренче сыйныфтан ук юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтә башладым. Аны мәктәптә болай да өйрәтәләр, әмма мин күбрәк вакытны шушы темага бирдем. Чөнки юл хәрәкәте кагыйдәләренә аңлы мөнәсәбәтне бала чактан ук тәрбияләү мөһим, минем фикеремчә.
– Беренче мәктәптә яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды уңышлы гына эшләп килә. Димәк, ул хәзер сыйныфны гына түгел, бөтен мәктәпне үз эченә ала.
– Әйе, укучыларым башлангыч сыйныфларны тәмамлагач та ташламый. Киресенчә, үзләре миңа ярдәм итә. Араларында унынчы сыйныфта укучылар да бар. Без ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары белән бергә юлларга чыгабыз, машиналарны туктатып, йөртүчеләре белән аралашабыз. Балалар шулай таныш түгел кешеләр белән сөйләшү культурасына өйрәнә. Кыенлыклар туса, өлкәнрәкләре ярдәмгә килә. Аннан командада эшләргә дә өйрәнәләр. Бердәм булырга, өйрәтергә кирәк. Ә яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядларына килгәндә, алар бөтен мәктәпләрдә дә бар. Мин 2006 елдан бирле яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды җитәкчесе булып торам һәм бик күп вакытымны, тырышлыгымны бу юнәлештә балалар белән эшләүгә багышлыйм. Отрядның максаты – балалар һәм яшүсмерләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен актив пропагандалау һәм аларны бозуны кисәтү. Өч юнәлештә – мәгълумати, пропагандистик һәм патруль – ел дәвамында планлы рәвештә эш алып барабыз. 
–  Әйтегез әле, сез балалар белән эшләгәндә нәрсәгә аеруча игътибар бирәсез? Пропаганданы ничек һәм нәрсәдән чыгып тормышка ашырасыз?
– Балаларның иҗади мөм-кинлекләреннән чыгып. Өч юнәлешкә игътибар бирәбез – бала-җәяүле, бала-пассажир, бала-балалар транспорт чарасын йөртүче.  “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе (җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова), 
ЮХИДИ бүлекчәсе, ДОСААФ оешмасы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Бергәләп төрле чаралар, әңгәмәләр үткәрәбез, рейдларда катнашабыз. Мәсәлән, “Беренче сыйныф укучысына юл аркылып чыгарга булыш”, “Игътибар – балалар”, “Куркынычсызлык чәчәге”, “Яшь велосипедчы” һәм башкалар. 8 Мартта шулай ук юлга чыгып хатын-кыз транспорт белән идарә итүчеләрне бүләклибез. Моннан тыш яшь юл хәрәкәте инспекторлары балалар бакчаларын шефлыкка алып, тәрбиячеләргә төрле чаралар үткәрүдә ярдәм итә. 
– Сезнең мәктәп укучылары ел да “Куркынычсыз тәгәрмәч”  район бәйгесендә җиңеп, республика бәйгесендә катнашу хокукын яулый һәм уңышлар да ирешә.
– Әйе. Республикада район данын яклыйлар. Әлеге бәйгедә быел 56 районнан 224 бала катнашты. 112 малай, 112 кыз. Командада  9-11 яшьлек ике кыз һәм ике малай. Алар теоретик имтихан да бирә, практик өлеше дә бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл һәлакәтләре вакытында беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедны фигуралы йөртү буенча уңышлы чыгыш ясыйлар. Берничә ел рәттән инде команда белән без призлы урыннарны яулап киләбез. Өч тапкыр “Иң яхшы яшь юл  инспекторлары” исеменә лаек булдык, үземә “Иң яхшы яшь юл инспекторлары җитәкчесе” исеме бирелде. Әлеге бәйгеләргә баруны оештыруда безгә ЮХИДИ бүлекчәсе (җитәкчесе Рөстәм Хәкимов) мәгариф бүлеге (җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров) булыша. Җиңүче дүрт балага соңыннан бушлай профильле лагерьда ял итү мөмкинлеге бирелә. Җиде елда бездән 28 бала ял итеп кайтты инде. 
– Сезнең бу эшкә әти-әниләр ничек карый?
– Алар бик канәгать. Хәтта үзләре дә бик булыша. Бердәм эш алып барабыз. Алган белемнәре балаларга тормышта гомер буе кирәк булачак бит. Бармакны гына пешерсәләр дә, кайберәүләр югалып кала. Ә безнекеләр беренче медицина ярдәме күрсәтә белә. Велосипедта куркынычсыз йөрергә өйрәнәләр. Күнекмәләрне аларга физкультура укытучысы Айрат Сәлахов бирә. Илназ Гыйззәтуллин хәзер картингта шөгыльләнә, урыннар яулый. Анда да юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү кирәк. Унынчы сыйныф укучылары Ләйлә Галәветдинова, Ралинә Фәттиева, Рөстәм Нурмиев, Зөлфәт Абдуллин ДОСААФта укыйлар. Аларга да мәктәптә алган белемнәре зур ярдәм итә. Әмирхан Галәветдинов Укучылар сараенда туризм белән шөгыльләнә. Быел ярышта беренче медицина ярдәме күрсәтә белүе бик тә ярап куйган. Аннан “Бала – хокук даирәсендә” дигән бәйгедә дә катнаша балалар. Быел, мәсәлән, Салават һәм Данияр Нигъмәтҗановлар ясаган видеоролик җиңү яулады һәм 20 мең сум премиягә лаек булды. Бу әниләре Айгөлнең дә булышлыгы нәтиҗәсендә инде. “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесендә дә безнекеләр уңыш казанды. Быел анда Лиана Гыйззәтова, Зарина Муллагалиева, Әмир Яруллин, Раяз Газизов катнашты. Әмир Яруллин медицина ярдәме күрсәтү буенча 112 малай арасында бишенче урынны яулады. Лиана Гыйззәтова 112 кыз арасында ярышның берничә төре буенча шәхси беренчелектә җиңде. Ун яшьлек кыз үзе генә җиде мең сумлык сертификат иясе булды. Команда белән дә без ун җиңүче арасында алтынчы урынга чыктык һәм бүләк алдык. Начар түгел бит? Кыскасы, кайсы яктан гына карама, өйрәнгәннәре үзләре өчен кирәк.

Лиана Гыйззәтова

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Быел мин республика бәйгесендә катнаштым. Миңа юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча викторина бик ошады. Тәҗрибәле остазларыбыз җитәкчелегендә велосипедта фигуралы йөрергә, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнү дә җиңүгә китерде. Хәзер мин горурланып әйтә алам – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйм, иптәшләремә дә юл куймыйм. Ә командада эшләү безне берләштерде, көчлерәк итте. Шулай ук мин күп дуслар таптым.
 

Әмир Яруллин

Бу отрядка йөрүем нәтиҗәсендә мин беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәндем. Команда белән эшләүдә тәҗрибә тупладым. Дуслар таптым. Энеләрем өчен үрнәк булдым. Аларга велосипедта ничек юл аркылып чыгарга кирәклеген аңлаттым. Белемнәрем өчен мин Лилия Ринатовнага рәхмәт әйтәм. Ул һәр укучыны кызыксындыра белә.


Зөлфәт Абдуллин

    Яшь юл инспекторлары отрядына мин башлангыч сыйныфлардан ук йөрим. Класс җитәкчесе Лилия Ринатовна әйтүе буенча килгән идем. Үземә тормышта кирәк булачак күп белем тупладым. Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы ярдәме белән шушы фән буенча бәйгеләрдә җиңүләр яуладым. Шушы фән буенча республика олимпиадасында берничә ел рәттән призер булдым. 
 

Әмирхан Галәветдинов
 

 Мин хәзер Укучылар сараенда туризм түгәрәгенә    йөрим. Күп ярышларда катнашам. Җиңүләрем дә бар. Анда да беренче ярдәм күрсәтү буенча үз белемеңне күрсәтергә кирәк. Отрядка йөргәндә алган күнекмәләрем нәтиҗәсендә ул өлкәне дә яхшы беләм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев