Батыр егетләребез балалары бергә җыелды
Бәйрәм белән
Бүген Арча мәдәният йортында махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләребезнең балалары өчен район башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде.
Бәйрәмгә килүчеләрне әкият геройлары каршы алды. Алар Кыш бабай һәм Кар кызы белән дә очрашты, шигырьләр сөйләде, фоторәсемгә төште.
Туганнарына открытка язу да оештырылган иде. Теләгән кеше хат яза, марка ябыштыра. Ул хат адрес иясенә җибәрелә.
Аннан бар да икенче катка күтәрелде. Кунакларны бизәлгән чыршы каршы алды. Кечерәкләр аның тирәли биеп, җырлап әйләнде, уйнады.
Күңел ачу тамаша залына күчкәч тә дәвам итте. Башта балаларны, әти-әниләрен район башлыгы Алмаз Хисаметдинов котлады, барысына да яңа елда сәламәтлек, шатлыклар, әтиләре, абыйларының җиңү яулап исән- имин туган йортларына кайтуын теләде.
Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, балаларны чын яңа ел тамашасы көтә иде. Биредә Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре Ләйлә Мөхәммәтгалиева иҗат иткән “Могҗиза көткәндә” әсәре буенча театральләштерелгән, биюләр, җырлар белән баетылган музыкаль спектакль тәкъдим итте. Анда Арча халкына танылып өлгергән бию коллективлары, яшь җырчылар чыгыш ясады.
Әлбәттә инде, һәр балага матур капларга тутырылган Кыш бабай бүләкләре дә бар иде. Бу юлы аларга икешәр кап бүләк тапшырылды. Берсе республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, икегчесе район башлыгы Алмаз Хисаметдинов исеменнән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев