erid:2VtzquqpS7d
Бер ханым таксидан төшеп өенә кайтканда өшеп үлә
Арча яңалыклары

Бер ханым таксидан төшеп өенә кайтканда өшеп үлә

Бу куркыныч вакыйга 23 февраль көнне була

Җирле мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Чиләбе өлкәсенең Карталы шәһәрендә яшәүче 66 яшьлек хатын-кыз эштән өенә такси белән кайта. Көчле буран булу сәбәпле, машина йөртүче ханымның өенә кадәр барып җитә алмый. Бераз юлны аңа җәяү кайтырга туры килә. Ләкин күз күреме начар булганлыктан, ул адаша һәм гадәттән тыш хәлләр номерына шалтырата.

Зыян күрүчене 24 февраль иртәсендә генә табалар. Кызганычка каршы, ханым өшеп үлгән була.

Район башлыгы әйтүенчә, әлеге кич иң авыр кичләрнең берсе була. Ярдәм сорап тагын 22 кеше шалтырата. 

 

Чыганак: Высокогорские вести


Арча хәбәрләре

Нет комментариев