erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Без – октябрь баласы

Совет чорын ничек кенә сүксәләр дә, аның уңай яклары күп иде. Әнә шул хәзерләүләр конторасы дигән оешманы гына алыйк. Бүген аны умартачылар бигрәк тә сагына. Умарталары күбрәк булганнарның элекке еллардагы тонналаган балы сатылмыйча ята. Ярый әле сыйфатлы бал күпме сакласаң да бозылмый. Бер таныш умартачы җиде еллык бал иң яхшысы, ди.

Әмма бу үз-үзеңне юату кебегрәк инде. Чөнки умарта тотуның чыгымнары да җитәрлек. Элек, арзанракка булса да, балны әзерләүләр конторасына тапшырып була иде. Райпо системасына караган бу оешманың хәзерләүчеләре авылларга йөреп нәрсәләр генә җыймадылар – йон, тире, сөяк, чүпрәк һ.б. Бер Күпербашта гына күпме хәзерләүче бар иде – Мансур, Фәрит, Самат, Гыйлембай абыйлар җәен, кышын җигелгән атлар белән авыллардан кайтып кермәделәр.

Хәзер шул кадәр баедык – куян, сарык тиреләре, сарык йоны берәүне дә кызыксындырмый. Хәтта эре мал тиресе дә хәзер – “шалкан бәясе“ диләр.

Әлеге оешма халыктан бәрәңге дә җыя иде. Авыл халкының бәрәңге утыртудан ваз кичүенең дә бер һәм төп сәбәбе аны кая куярга белмәүдә бит инде.

Хәзерләүләр конторасының Кызыл Бистә урамындагы склады белән янәшәдә крахмал заводы бар иде. Ачлык елларында бик күп кешеләрне үлемнән саклап калган завод ул. 1929 елда ачылган, бәрәңге эшкәртеп крахмал ясыйлар. Менә шул эшкәртүдән  калган барда коткара да инде күпләрне. Дөрес, аның туклыклылыгы шуның кадәр генә булгандыр, әмма адәм баласына үләргә ирек бирмәгән.

Безнең әтигә 12 яшьләр чамасы булган (ул 1919 елгы иде, димәк, 1930–31 еллар тирәсе). Хатын-кызларга ияреп кышкы суыкта кечкенә чана тартып бардага китә. Кайтканда бик арыган бу, үлсәм үләрмен дип, бөтенләй хәлсезләнеп кар өстенә сузылып яткан. Бәхетенә, авылның бер кешесе (исемен дә әйткән иде, инде онытылган) ат белән кайтып килгәндә күреп алган.

Менә шушы крахмал заводы халыктан вак бәрәңгене дә кабул итә иде. Нинди вакытлар булган!

Әле менә Казанда агросәнәгать паркында булып кайтучылар гаҗәеп хәл турында сөйләделәр:  сатуда вак бәрәңге бар, ди, килограммы – 100 сум! Хәзер рестораннарда да менюга вак бәрәңге кертелгән һәм аңа сорау зур, диләр...

(Ахыры бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев