«Бездә бүген кунак бар».
«Мәрҗани һәм Тукай юлы буйлап».
Ташкичү авылында Алабуга шәһәрендәге "Чулман" әдәби- музыкаль берләшмәсеннән, язучылар Кәдрия Наил, Зөлфия Примакова, Хашия Төхватуллина, Гөлнара Хуҗина, Равил Шабаев, Тәслимә Кәримова, Эльвина Шакирова, Тәҗрия Җәләева,
Эльвина Шакирова булып китте. Быел алар Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия алган. Алар Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы Зиннатуллина Фәйрүзә җитәкчелегендә килде. "Алабуга нуры" газетасы хәбәрчесе Резеда Нуриев, А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Гүзәл Шәрипова дә бар иде. Бу "Былбыллы бакча" китабын тәкьдир итү кичәсе дә булды. Авторы Дибәҗә Каюмова. Китапны безнең китапхәнәгә дә бүләк иттеләр. Авторның кызы Алсу Латыпова да килде. Алар ире Раил Латыпов белән иганәчеләр. Бүгенге мероприятие да аларнын матди ярдәме белән оештырылган. Кунаклар иң элек Ташкичү мәдәният йортында булып, "Өммегөлсем "халык фольклор коллективы кызлары һәм эшчәнлекләр белән танышты, Ташкичү мәктәбендәге "Мәрҗани" музеена Яңа Кырлайдагы Г.Тукай музеена сәяхәт кылды. Безнең якларга сокланып, рәхмәтләр әйтеп, Әтнә районы Мәңгәр авылына юл тоттылар.
Тәнзилә Вәлиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев