erid:2VtzquqpS7d
Бүген редакциягә актив хәбәрчеләрне җыйдык
Арча яңалыклары

Бүген редакциягә актив хәбәрчеләрне җыйдык

Җылы очрашу булды.

Күп итеп җыелып кына булмады. Чөнки коронавирус кушмый. Һәркем үзе турында сөйләде. Үзе белән таныштырды. Газета ул урыннардан килгән укучы хатлары белән тагын да җанланып китә. Рәхмәт язып торучыларга. Гөберчәктән Халидә Габидуллина, Арчадан Шәфигулла Гарипов, Дамир Таҗиев, Роза Шәйхетдинова, Яңа Кенәрдән Габделбәр Сабиров, Урта Сәрдәдән Әнисә Ишморатова, Кәче мәктәбеннән Хәйдәр Зәйнуллин, Курса Почмактан Хәлил Хәсәнов һ.б. безгә хәбәрләр җибәреп язып торалар. Аларга иҗади хезмәтләре өчен бик зур рәхмәт. Кызыклы, укыла торган хатлар көтеп калабыз. Актив хәбәрчеләргә Мактау грамоталары тапшырдык.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев