erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Арча яңалыклары

Бина эчендә кулланмагыз

Янгын вакытында 01, 112, Арча янгын сүндерү частена 3-59-01 номерлары аша хәбәр итәргә.

Тиздән яңа ел бәйрәмнәре килеп җитә һәм бу вакытта пиротехник эшләнмәләр бик актив кулланыла. Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге пиротехника белән эш иткәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләрне исегезгә төшерә. Кибет һәм базарларда шартлаткыч уенчыклар сатыла башлады: салютлар, питардалар, хлопушкалар һ.б. Бу товарларны сатучыга да, сатып алучыга да билгеле кагыйдәләр бар: товарның сертификаты булырга һәм махсус тимер коробкаларда сакланырга тиеш; сату мәйданнары бүленгән һәм янгын сүндергечләр белән тәэмин ителгән булырга тиеш; 16 яше тулмаган балаларга бу төр товарларны сату катгый тыела. Инде пиротехник эшләнмәне сатып алган очракта, куллану инструкциясен укырга онытмагыз. Пиротехник эшләнмәне бина эчендә кулланырга, утка ыргытырга, кабызган килеш кулда тотып торырга, тәмәке кабызырга ярамый. Кабызылган петардаларны кешеләр, хайваннар ягына ыргытмаска. Юешләнгән пиротехник эшләнмәләрне электр плитәләренә, җылыту батареяларына куеп киптерү тыела.

Янгын вакытында 01, 112, Арча янгын сүндерү частена 3-59-01 номерлары аша хәбәр итәргә.

Илгизәр  Исмәгыйлев,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре