Бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте... (ВИДЕО)
Бу язма Төбәк Чокырча авылында яшәүче Гөлфия Рысаева турында.
Мин аларны тәрәзәдән күреп алдым. Ат арбасына баланың җәсәден сузып салганнар, янында әнисе Гөлфия ханым Рысаева сыгылып төшкән... Арттан малайны соңгы юлга озата баручылар атлый...
Капка төбенә йөгереп чыгып, йөрәгем әрнеп, артларыннан карап калдым... Баланы – Константин (татарча исеме Касыймулла) Айван зиратына җирләделәр. 11 яшь. Төбәк-Чокырча кешесе белән су коенырга барган җирдән трактор белән авып харап булды. Шул көннән 27 ел вакыт узган. Инде ире Сергей мәрхүм булганына да 15 ел үтеп киткән. “Бала хәсрәтеннән дә яманы юк”, - ди Гөлфия ханым әрнеп. Язманың тулы вариантын сайттан 29 апрельдә һәм газетабызның 5 май саныннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев