Игътибарлы булу үзегез өчен
"Тоннель" операциясе үтте. Биш юл хәрәкәте кагыйдәсен бозучы барланды. Аларга беркетмә төзелде.
Куркынычсызлык каешы такмаган, машинасы техник яктан төзек булмаган, кайсы якка борыласын күрсәтеп утын кабызмаган очраклар теркәлде. Бер кеше эчкән килеш руль артына утырып юлга чыккан иде, - диде ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов.
Нет комментариев