erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Битараф булмаска кирәк

Менә шулай әкренләп килеп торалар үзе. 

Арчада референдумга барыш. Юлда барганда ике хатын белән сөйләшеп киттек. Таныш йөзләр, әмма исемнәрен белмим. Сорамадым да. Җайлап кына референдум турында сүз башладым.  Минем тавыш бирергә Арчаның 1нче мәктәбенә барыш. Юлдашларымның берсе район мәдәният йортында тавыш биреп чыккан. Икенчесе Арча станциясеннән менеп килеше. Менә шунысы: "Мин референдум буласын белмәдем дә. Ярар, зыян юк, әле өлгерәм. Барырга кирәк.",-- дип әйтеп куйды. "Менә мин тавыш биреп чыктым. Алайса зур мәшәкать булып өстемдә тора. Тавыш биреп чыккач, рәхәт булып китте", -- диде икенчесе.  "Үзара салым акчасын түләп барасызмы соң?"   "Түлибез", -- икесе дә бертавыштан әйтте. Тавыш биреп чыкканы: "Сүз дә юк, Арчабыз матур безнең. Күпме генә  зарлансак та, Арча яхшы якка үзгәрә. Безнең акчалар кирәккә тотылсын инде. Мин үзем ышанам". Икенчесе: "Ничек референдумда катнашмыйсың инде?! Әле ул референдумга бару уңай тавыш бирдем дигән сүз түгел бит. Я әйе, я юк дип җавап бирәсең. Бармау ул -- битарафлык. Мин башкача булдыра алмыйм". 

Мин 1нче мәктәпкә борылдым, юлдашларым юлларын дәвам иттеләр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сәгать көндезге 12 тулып килә. Сайлау участогында чират юк иде. Алдымнан гына бер яшь кенә ханым үз тавышын биреп чыгып китте. Миннән соң тагын берәү тавыш бирде. Менә шулай әкренләп килеп торалар үзе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X