erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бөек Җиңүнең 79нчы язын каршы алдык

Арча үзәгендә, Җиңү көненә багышлап, бәйрәм чаралары үтте

9 май көнне илебез халкы 1945 елның язын искә алып, Ватанга Җиңү алып килгән батырларыбызга рәхмәт йөзеннән ел да зур бәйрәмгә җыела. Арча районында да Бөек Җиңү көне уңаеннан оештырылган төрле чаралар берничә көн алдан башлана. 

Бүген районыбыз халкы традицион рәвештә Арча шәһәренең үзәгенә җыелды. Биредә истәлекле көн хөрмәтенә матур бәйрәм чаралары үткәрелде. Тантаналы өлеш балалар һәм мәдәният хезмәткәрләренең чыгышларыннан башланып китте.

Аннан соң мәйданга Җиңү байрагы белән, Россия, Татарстан, районыбыз байракларын һәм Бөек Ватан сугышының ун фронт штандартларын күтәргән байракчылар керде. Хәрби комиссариат офицерлары, ветераннар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар да мәйданнан үтте.

Бәйрәмдә Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова, Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты, Дәүләт думасының Физик культура һәм спорт комитеты әгъзасы Рөстәм Кәлимуллин, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре катнашты. 

«Хөрмәтле, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, бүген олы бәйрәм белән ихлас күңелемнән котлыйм. Сез безнең өчен җиңүчеләр буыны булып каласыз», – дип сәламләде Илшат Нуриев. 

Ирада Әюпова Татарстан Республикасы рәисе һәм үз исеменнән районыбыз халкын бәйрәм белән котлап, ветераннарыбыз һәм тыл хезмәтчәннәренә олы рәхмәтләрен җиткерде. 

Бәйрәмнең бер өлеше Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган якташларыбызны искә алуга багышланды. Хәбәрсез югалган биш солдатның документлары туганнарына тапшырылды. Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның язмышларын ачыклау буенча зур эш башкаручы, “Хәрби дан клубы“ ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов таныклыкларны тапшырырга үзе кайткан иде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Митинг ахырында мәңгелек ут һәм һәйкәл каршына һәркем чәчәкләр салды. Бер минут тынлык белән яу кырында ятып калган батырлар искә алынды.

«Җиңүгә кушылып...»

Бәйрәмгә килгән һәркем «Герогий тасмасы» акциясенә кушылып, тасмаларны мәдәният йорты каршындагы «Победа» сүзенә бәйләде. Махсус хәрби операциядә булучыларга хат язучылар һәм «Хәтер китабы»на әби-бабаларының фотоларын ябыштыручылар да булды. 

«Җиңүгә кушылып...» әдәби-музыкаль мәйданчыклар һәи интерактив зоналарда районыбыз мәктәпләре һәм уку йортлары сугыш еллары хатирәләрен тасвирлаган кыска күренешләр тәкъдим итте. Һәркайсы йөрәккә үтеп керә торган мәгънәле һәм эчтәлекле иде алар. 

Бәйрәм тәмамланганчы «Кыр кухнясы» эшләде. Биредә теләгән һәркем җылы ботка һәм кайнар чәй белән сыйланды. 

Мәдәният йорты каршындагы мәйданда мәктәп музейлары экспозициясе карарга мөмкин иде. Үткән белән бүгенгене тоташтыручы хатирәләр беркемне дә битарафа калдырмады.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев