Бөек Ватан сугышында һәлак булган 83 каһарман истәлегенә кедр агачлары утыртылды
Чиканас авылында кедр аллеясына нигез салынды
9 октябрьдә районыбызда тагын бер аллея барлыкка килде. Гади генә аллея түгел, биредәге һәр агач яу кырында ятып калган Чиканас авылы батырлары хөрмәтенә утыртылды.
“Бу эшне башлап йөрүчеләр – Габдуллаҗан абый кызлары”, – дип башлады таныштыруны авыл ветераннар советы рәисе Халидә Вафина. Яшь чакта авылдан чыгып киткән өч кыз туган (Фәридә Җиһангирова, Фирдания Бәдретдинова, Резеда Гыйльмиҗанова) бүген туган якларына кайтып гомер итә. Алай гына да түгел, кешенең тамыры җирдә булырга тиеш дип, агачлар утырту белән шөгыльләнә башлый алар.
Кедр агачлары аллеясын булдыру теләге күптән түгел барлыкка килә.
“Владимир Мегре дигән эшмәкәр язган “Звенящие кедры России” китабын укыганнан соң, агачлар утыртуга, гомумән яшәешкә мөнәсәбәт үзгәрде безнең. Бу китапны һәркемгә укырга киңәш итәм”, – диде төп нигездә гомер итүче Фирдания Бәдретдинова.
2018 елда Фәридә ханым кедр орлыгы чәчеп карарга уйлый.
“Болай күп утыртырга дип планлаштырган эш түгел иде. Өй тирәсенә генә үзебез өчен бераз үстерербез дип утырттым. Бер килограмм кедр орлыгы чәчтем, берничәсе генә тишелер дип уйладым. Бөтенесе тишелеп чыкты. Җирдә үсәргә насыйп булгандыр, күрәсең”, – ди ул. Әнә шулай итеп, бу агачлардан батыр авылдашлары истәлегенә аллея ясарга дигән фикер туа ханымнарда.
Аллеяга нигез салуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина, авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров, авыл мулласы Госман Хәсәнов, әтиләре сугышта үлеп калган авылның иң өлкән кешеләре Нәкыйп Ибраһимов, Рәшит Сираҗиев һәм Чиканасның битараф булмаган кешеләре катнашты.
Коръән сүрәләре белән башланган матур хезмәт оешкан төстә башкарылды. Бу саваплы эштә катнашкан һәркем “Киләчәк буыннар да саклап торырлык, батырларның исемнәрен мәңгеләштергән истәлекле урын булсын”, дигән теләк белән таралыштылар.
Алар кешегә бәхет өләшә
Туган авылларында булдырган кедр аллеясы Фәридә, Фирдания һәм Резеда ханымнар башкарган хезмәтләрнең бер өлеше генә. Үзләренең йортлары кырыйларында 8 гектар җир алып, “Бәхет мәктәбе” дигән парк булдырган алар. Моннан 10 ел элек мәктәп укучылары белән утырткан агачлар бүген паркның бизәге булып тора. Биредә слива, груша, алма, чия, имән, каен, чыршы агачлары бар. Алай гына да түгел, паркның ике ягында рус телендә “бәхет” һәм “мәхәббәт” язуы формасында пихта агачлары утыртылган. Өстән караганда парктагы әлеге сүзләрне укып була.
Җәй буе бу паркта җиләк, гөмбә җыялар икән. Кем тели шул керә һәм бакча җимешләрен күпме тели шуның кадәр җыя ала. “Безнең максат – бу парк кешегә бәхет өләшсен. Кырыйларын койма белән тотып алып, “Бәхет мәктәбе” дип язып куярга планлаштырабыз. Иң мөһиме, биредә кеше ял итәргә, үзенә көч алырга тиеш,” – диде Фирдания Бәдретдинова.
Бу ханымнар агач утырту, тирә-якны яшелләндерү буенча белемнәрен арттырып, яңалыклар белән кызыксынып торалар.
“Россия күләмендә узучы “Подари земле сад” экологик хәрәкәтен күзәтеп барабыз. Анда бик мөһим эшләр алып барыла, файдалы мәгьлүмат бирелә. Җиргә агач кирәк. Хәзер җир йөзендә урманнар кими. Бу бик аянычлы хәл. Агачсыз берничек тә яшәп булмый, ансыз тормыш бетә. Кисеп атуы гына бик җайлы, ә зур агач итеп үстерергә 50 ел кирәк”, – ди алар.
Районыбыздагы әнә шундый кайгыртучан, тирә-ягыбыз киләчәге өчен битараф булмаган, туган җанлы, изге күңелле кешеләр белән танышуыбыз юкка түгелдер. Киләчәк буын, табигать чисталыгына битараф булучылар өчен Чиканасның бу шәхесләре үрнәк булса иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев