Тәрбиясезлек бит бу.
Борһанов урамындагы парк халыкка ял итү өчен бик матур урын. Әмма аның торышы буенча борчыла шул тирәдә яшәүчеләр. Шешәләрне теләсә кая ташлыйлар. Шул килеш кенә дә түгел, ваталар. Кая карама пыяла ватыклары.Бу хакта подслушано в Арске төркемендә дә язганнар. "Анда кечкенә балалар йөри. Зинһар, үз артыгыздан җыештырыгыз. Шешәләрне һәм чүпләрне ташлау өчен махсус чүп савытлары бар бит. Мондый тәрбиясезлек күрсәтмик инде", - диләр халыкка, аеруча кичләрен шунда күңел ачарга чыккан яшьләргә мөрәҗәгать итеп.
Нет комментариев