Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак
«Россия эше. Мөмкинлекләр заманы» эшкә урнаштыру ярминкәләре «Кадрлар»илкүләм проекты буенча оештырыла.
17 апрельдә Казанда УНИКС мәдәни-спорт комплексы базасында «Россия эше. Мөмкинлекләр заманы» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак. Бүген «Россия эше» порталының ТР буенча кадрлар үзәге директоры Тимур Муллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Төбәк этабы бөтен Россия күләмендә - Калининградтан Владивостокка кадәр - үткәрелә. Бу көнне бөтен ил буйлап эшкә урнаштыру ярминкәләре һәм һөнәр фестивальләре узачак», - диде ул
Татарстанда 45 мәйданчык эшләячәк, аларда 350дән артык эш бирүче 10 меңнән вакансия тәкъдим итәчәк. Алар арасында КАМАЗ, Татнефть, ТАНЕКО, Казан вертолет заводы, Казан авиация заводы, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасы бар.
Узган ел ярминкәнең төбәк этабында 300 эш бирүче 19 мең вакансия тәкъдим иткән. Чараларга 13 меңгә якын кеше килгән. Ярминкә нәтиҗәләре буенча 1,5 мең сумга якын кеше эшкә урнаштырылган.
«Россия эше. Мөмкинлекләр заманы» эшкә урнаштыру ярминкәләре «Кадрлар»илкүләм проекты буенча оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев