erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәрәңге, чөгендер, кабак турында белгеч киңәше

– Быел шәхси хуҗалыкларда бәрәңге уңышы яхшы булды, аны терлекләргә дөрес итеп ашата белергә кирәк, – дип редакциягә килеп керде Татарстанның атказанган ветеринария хезмәткәре Мөхәммәт Шәрәфиев. – Азык чөгендере, кабакны күпләп  үстерүчеләр дә бар. Миңа әлеге азыкларны күпме, ничек итеп ашатырга, туклыклылыгы ничек дигән сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.

 

 

Әлеге культураларны үстерүне хуплыйм. Бәрәңге, чөгендер, кабак организмга бик кирәкле матдәләргә бай. Аларны организм тиз үзләштерә, хәтта печән, салам һ.б. эшкәртүне тизләтә. Аппетит яхшыра. Бу азыклар белән кергән шикәр, крахмал ашказанындагы файдалы микробларны үрчетә. Шикәр белән  аксымның тиешле тигезлеген тәэмин итәләр.

Бу азыкларга терлекләрне атна буе әкренләп күнектерергә кирәк. Терлекнең авырлыгын, күпме продукция бирүен белеп ашатырга һәм кирәк вакытта рационны үзгәртергә. Яңа бозаулаган һәм махсус савуга (раздойга) куелган сыерлар белән сак булырга кирәк. Кинәт кенә бирә башласаң, җилем ялкынсынуы килеп чыгарга мөмкин. Сыер сөтен арттырып торганда көнгә кимендә 3 тапкыр саварга. Беренче 3 айда сыер еллык сөтнең 40–45 процентын бирергә тиеш.

Әлеге азыкларда шикәр күп булганга (крахмал да шикәргә әйләнә) терлекләр суны да яратып эчәләр. Шулай ук тозны да көнлек нормасын бер биргәндә биреп бетерегез. Мәсәлән, 500 килограммлы сыер икән, гәүдәсе өчен – 50 грамм, 20 литр сөт бирсә тагын 50 грамм. Бу сыерга көнлек норма – 100 грамм.

Бәрәңге чиста, үрмәгән, яшелләнмәгән, өшемәгән булырга тиеш. Бер сыерга көнгә 20 килограммнан артмасын. Аны чи килеш тә, пешереп ашатсаң да ярый. Пешкән бәрәңгедә шикәр бераз арта, крахмал кими. Сыер, сарык, кәҗәләргә турап бирергә кирәк.

Атларга көнлек норма – 10 килограмм, турап торасы юк. Өшегән бәрәңгене пешерергә. Бәрәңге симертү үгезләренә, атларга файдалырак, аларның энергияләре ташып торыр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Азык чөгендере шикәргә бай. Шуңа күрә аны савым сыерларга бирү файдалырак. Көнлек норма 40–50 килограммнан артмасын.

Кабак бәрәңге белән чөгендердән туклыклырак, анда каротин да бар. Көнлек норма – 10 килограмм.

Әлеге азыкларны яхшы сыйфатлы печән белән кушып ашатсаң, фуражны бөтенләй бирмәскә була. Чөнки организмга кирәкле барлык матдәләр дә җитәрлек, сөтне дә мул итеп алырсыз.

Арыш саламы белән башак биреп, 10 мең сумга фураж сатып алып, көнгә 10–12 литр сөт савып сыер тотуның файдасы аз булыр. Шуңа күрә бәрәңге, чөгендер, кабак үстерегез, файдасы күп булыр. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкта сыер көнгә кимендә 20 литр сөт бирергә тиеш, еллык савым 5–8 мең килограммнан ким булырга тиеш түгел. Моның өчен терлекләрне дөрес ашату кирәк.

Белгечкә тагын нинди сорауларыгыз бар? Язып җибәрегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X