erid:2VtzquqpS7d
Бүген Арча үзәгендә кибетләр янында мобильмашинада гриппка каршы вакцина ясадылар
Арча яңалыклары

Бүген Арча үзәгендә кибетләр янында мобильмашинада гриппка каршы вакцина ясадылар

Иртәнге сәгать 9дан көндезге сәгать 12гә кадәр эшләделәр.

Машинада табиб-инфекционист Полина Владимировна Климина да бар иде. Арча үзәк хастаханәсенең яңа һәм яшь табиб белән таныштык. Бик ачык табиб. Казаннан укып бетереп кайттым, диде. Эшен ярата. "Гриппка каршы иң нәтиҗәле чара вакцина, - дип аңлатты яшь белгеч. - Җылы һавадан соң салкыннар башланганда кешенең организмы стресс кичерә һәм авыртырга мөмкин. Грипп вирусы организмга нык зыян салырга, төрле катлаулылыклар китереп чыгарырга мөмкин. Аның билгеләре: кинәт температура күтәрелә, йөткертә, төчкертә, борынга томау төшә, күзләр яшьләнә... Үпкә ялкынсынуы да булырга мөмкин. Кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алдан вакцина ясатуың хәерле". Бер 15ләп кеше вакцина ясатты. 12 тулганда гына үзәк китапханә хезмәткәрләре йөгереп килде. Вакцина ясатырга килүчеләр, узган ел бик каты грипп белән авырттык, дип быел вакцина ясатырга булганнар. Исән-сау булыйк!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев