erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген энергетиклар көне

Энергетиклар көне алдыннан Арча РЭСында 20 ел баш инженер булып эшләгән Нурмөхәммәт Салихов белән сөйләшеп утырдык әле.

Күп еллардан бирле район газетасын алдыручы, укып баручы кеше белән очрашу үзе бер рәхәт. Кайвакытта: “Мин газетага мәкалә язган идем, ул басылдымы икән?“ – дип шалтыратучылар да була. Мондыйларга ачу килә инде, мәкалә чыгарасың килгәч башта языл инде син аңа. Шуннан соң теге сорауның да кирәге калмас.

– РЭСта  баш инженер стажым егерме ел гына, ә җитәкче Дамир Вахитовныкы – 36 ел! –  диде ул. – Аның кадәр эшли алган башка кеше юк.
Әле менә декабрь башында булган 40 градус салкыннарда күпләребез электр, газ гына бетмәсә ярар иде, дип теләде. Шөкер, андый күңелсезлекләр булмады.
– Нигезне нык салып калдыргансыз, – дим.

Дамир Вахитов 1939 елда Әтнә районының Күлле Киме авылында туган. Ул елларда авылда ут та булмаган әле. Әтисе фин сугышыннан әйләнеп кайтмаган.
Малайның киләчәге мәктәптә үк билгеләнә. Физика укытучысы ярдәмендә ике катлы мәктәпне яктыртырлык электростанция ясыйлар.
Казан һөнәри-техник училищены тәмамлауга Чыпчык авылында электромонтер, 1966 елдан РЭС җитәкчесе. 45 ел гомуми хезмәт стажы, “РФнең атказанган энергетигы“, “Почет билгесе“ ордены һ.б. бик күп исемнәргә, бүләкләргә лаек була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Арча РЭСының үсешендә 1978-1981 елларда “Арча“ подстанциясен проектлау һәм төзү булды, – дип искә ала ул.
Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен Мәскәүгә кадәр барырга туры килә. 1981 елда  подстанция файдалануга тапшырылды.
Арча РЭСы үсешендә лаеклы өлеш керткән Анатолий Новиков 1966-1982 елларда баш инженер була.

Яңа Кенәр подстанциясен төзегәндә күргән авырлык-ларны бүген көлеп искә алалар. Ә ул чакта һич тә көләсе килмәгәндер. Яңа подстанциягә ул чорда куәтле саналган 10000 киловаттлы, 60 тонна авырлыктагы трансформатор куярга кирәк була. Аны  тимер юл вагонында Арча станциясенә кайтаралар. Якын-тирәдә күтәрерлек кран юк – Горький шәһәреннән китерәләр. Районнан 9 трактор чакырыла. Әмма шуның кадәр  С-100 тракторы крахмал тавына тартып менә алмый! Шуннан ярдәмгә тимер юлны  электрлаштыручы краннар чакырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев