Бүген Зөлфия-Камил Дәүләтшиннарның алтын туйлары
Арча Загсында матур итеп котладылар үзләрен.
Тантананы Загсның өлкән белгече Гөлназ Маркелова алып барды. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина 50 ел бергә яшәгән парга район башлыгының Котлау хатын, бүләкләр тапшырды. Матур котлау сүзләре әйтелде. Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев котлап, бүләк тапшырды. Алга таба да тигезлек, балалар бәхете белән яшәргә язсын. Котлауларга балаларның, оныкларның җылы теләкләре кушылды.
Зөлфия белән Камил Дәүләтшиннар Кәче авылында яшиләр. Камил абый чыгышы белән Кәчедән, ә Зөлфия ханым - Ашабаш авылыннан. 22 яшендә кияүгә чыга. Камилгә 24 яшь була. Авылдан Казанга чыгып китәләр. Зөлфия пешекче булып эшли, ә Камил - юлчы. Ике кыз үстерәләр. Пенсиягә чыккач, Кәче авылына яшәргә кайталар. Камил абыйның нигезенә йорт салалар. Тигезлек белән исән-сау яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев