erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Буран булса, умарта оясы яхшы аера.

Сынамышлар

 Раштуа һәр елның 7 нче январендә үткәрелә.

Күпьеллык күзәтүләрдән чыгып, Раштуа көненә карата халыкта төрле сынамышлар йөри. Менә аларның кайберләре:

Бу көнне кар яуса, иген уңышы мул була.

Җил карны себертсә, байлык, муллык килә.

Өй кыегына кар ятса, арыш һәм печән биек булып үсә.

Буран булса, умарта оясы яхшы аера.

Раштуада агачлар бәсләнсә- бөртекле ашлык, төн аяз булса-борчак, чана юлы шома булса-карабодай уңа.

Тәрәзәдәге арышка охшаган бизәкләр аска таба салынып торса, яхшы уңыш булачагына ишарә.

Раштуадан соң һава ничек торса, Питраудан (12 нче июль) соң да шулай килә.

Бүген кич Арчаның үзәк чыршысы янында Раштуа бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Җырлыр, биюләр, халык уеннары... Күңелле булачак, килегез. Кич 7 дә башлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев