erid:2VtzquqpS7d
Быел Россиядә коронавируска каршы прививканы балаларга ясамаячаклар
Арча яңалыклары

Быел Россиядә коронавируска каршы прививканы балаларга ясамаячаклар

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы ата-аналарга балаларга гриппка каршы прививканы ясарга тәкъдим итте.

Быел яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививканы балаларга ясамаячаклар. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко онлайн-режимда Бөтенроссия ата-аналар җыелышында белдерде. 

«Коронавирус инфекциясеннән балалар быел прививка ясатмаячак. Без вакцинаны өйрәнүне дәвам итәбез. Балалар өчен дә өстәмә тестлар, тикшеренүләр уздырабыз. Балалар организмына тәэсир итүнең тулы картинасын алгач кына, без балаларга әлеге прививканы ясый алабыз», — диде Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/28-08-2020/byel-rossiyad-koronaviruska-karshy-privivkany-balalarga-yasamayachaklar

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев