erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чәчүдән соң – азык әзерләүгә!

Майның беренче яртысында хәйран гына салкыннар булып алды. Мондый һава торышын элек-электән мул уңышка юраганнар. Чөнки салкын һавада корткыч бөҗәкләр дә котырып үрчи алмый, туфрактагы дым да күбрәк саклана. Дым дигәннән, явым-төшем күләме буенча Арча районы әлегә республикада беренче урында. Булганына шөкер итеп, җәйге айларда да яңгырлар безне ташлап китмәсен инде, дип теләргә генә кала.

16 майга район хуҗалыкларында 22325 гектарда (план 36540  гектар) бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчелде. “Казанка“ һәм “Курса МТСы“ ширкәтләре сабан культуралары чәчүне төгәлләделәр. “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте дә быел язгы кыр эшләрен бик оешкан төстә алып бара, сабан культураларын чәчү тәмамланып килә.

15 майда ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин (комиссия җитәкчесе), Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлегенең өлкән белгече Инсаф Шәрәфиев катнашындагы комиссия район  хуҗалыкларының терлек азыгы әзерләүгә хәзерлеген тикшерде. 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы азык әзерләү техникасын 15 майга тулысынча сафка бастыру таләбе куйган иде.
“Яңарыш“ ширкәтендә терлек азыгы әзерләүгә гаять җитди карыйлар. Хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков: “Без гомумән азык әзерләү дип түгел, ә азык җитештерү дип сөйләшәбез“, – ди.

Максат: басуны теге яки бу культурадан бушату түгел, ә сыйфатлы, витаминнарга бай сенаж, силос салу, башка төр азыклар җитештерү. Механизаторларга түләү быел тагын да арттырылган, яхшы һәм бик яхшы итеп эшләүчеләр премияләр, башка өстәмәләр алачак. Һәр механизаторның алдагы көндә күпме акча эшләгәнлеге икенче көнне телефонына хәбәр итеп барылачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Комиссия әгъзалары билгеләп үткәнчә, хуҗалыкта азык әзерләүгә бүгеннән үк керешергә әзерләр. Эшкә тотынганчы азык әзерләүдә катнашачак механизаторлар белән укулар оештырыла, эш, түләү тәртипләре, куркынычсызлык кагыйдәләре яхшылап аңлатыла. Техниканы карап чыккач комиссия әгъзалары  механизаторларга рәхмәт әйтеп, исән-имин эшләүләрен теләделәр. Агрегатларны күчергәндә алдан да, арттан да озатып баручы машиналар булырга тиеш. Төнлә олы юлга бөтенләй чыгарга ярамый һ.б.

Районда чәчүлек мәйданнары иң зур булган “Игенче“ ширкәтендә дә азык әзерләү техникасы эшкә керешергә  әзер. Бу хуҗалыкта бик күп төрле культуралар игелә. Быел бәрәңге тулысынча сугарулы мәйданнарда үстереләчәк.
“Казанка“, “Курса МТСы“, “Ашытбаш“, “Северный“, “Ватан“  ширкәтләрендә дә әзерлек әйбәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев