erid:2VtzquqpS7d
Чәчүгә чыктылар
Арча яңалыклары

Чәчүгә чыктылар

Көннәр матур тора.

 

Чәчүгә чыктылар!

22 апрельдә “Курса МТСы“ ширкәте механизаторлары Радик Сафиуллин, Надир Сафиуллин берьеллык үләннәр чәчә башладылар.

– Бүген басуларда 9 агрегат эшли, – диде “Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Дым каплыйбыз, тукландырабыз, басулар көнләп түгел, сәгатьләп өлгерә.

Район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалыкта язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, уңышлар теләде


Арча хәбәрләре

Нет комментариев