erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чулпан авылында яшәүче Нина Степановна белән Сергей Матвеевич Чаптаровлар алтын туйларын Арчаның ЗАГС бүлегендә билгеләп үтте.

Матур пар. Алардан яктылык бөркелә. Ярты гасыр элек гаилә корган ир белән хатын димәссең дә. Күзләре яна, йөрәкләрендә мәхәббәт ялкыны дөрли.

Чулпан авылында яшәүче Нина Степановна белән Сергей Матвеевич Чаптаровлар алтын туйларын Арчаның ЗАГС бүлегендә билгеләп үтте.

Бу пар ЗАГС бүлегенә килеп керү белән, болай да якты бүлмә тагын да яктырып китте. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, аларда энергия ташып тора. Ә бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре сокландыра. 50 ел дәвамында мәхәббәтләрен саклап килә алган алар. Бүген дә Нина Степановна белән Сергей Матвеевичның куллар кулда, күзләр күздә.
“Синең өчен генә күктә йолдызлар яна,
Синең өчен генә. 
Синең өчен генә яшим мин кояш астында,
Синең өчен генә”.

Рус телендә Булат Бәхтияров башкаруында шул җыр яңгырый башлагач, икесенең дә күзләрендә яшь бөртекләре пәйда булды, Сергей Матвеевич хатынын иңнәреннән кочып алды. Аларга бу мизгелләрдә елмаймый карап булмый иде. Шуның кадәр эчкерсез, сөйкемле кешеләр, сокланмый һич мөмкин түгел.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Беренче тапкыр Нина белән Сергей егет апасының туган көнендә очраша. Яшь, чибәр егет, интернат-мәктәптә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Казанда төзелеш трестында эшли. Шаян, уттай янып торган кыз мәктәптән соң техникумда белем алган, заводта хезмәт куя. Туган көндә егетләр, кызлар күп булуга карамастан, бу икесе бер-берсенә күз сала. Сәбәпчесе Нина. Сергейга кар ыргыта, егет аңа нәкъ менә шунда игътибар итә.

Юк, шунда ук очраша башламый алар. Сергей башта Нина артыннан йөргән егетләрне биздереп бетерә, аннан... дуслыклары мәхәббәткә әверелә. Гаилә барлыкка килә. Кызлары Елена туа. Шул ук елны Сергей армиягә алына. Ике елдан соң хезмәт итеп кайта, төзелеш трестында эшен дәвам итә. 
1980 елны Чаптаровлар Монголиягә китә. Биш елдан соң алар туган якларына кайта. Шунда гаиләне тулыландырып уллары Алексей дөньяга килә.  
Юк, язганча шома гына бармагандыр тормышлары. Киртәләр дә очрамый, авырлыклар да тумый калмагандыр. Әмма алар барысын да җиңеп чыга. Чөнки иң кирәк вакытларда ярдәмгә мәхәббәт, үзара ихтирам, бер-беренә ышаныч килә. 

Бу көнне Нина Степановна белән Сергей Матвеевич яшьлекләрен, беренче очрашу, беренче үбешү, туйларын искә алды, нәкъ шул вакыттагы кебек, әмма бу юлы ЗАГСның “Дан китабы”на кул куйды. Хәзер инде алар алтын юбилярлар исемен алып, таныклыкка ия булды һәм алтын медальләр алышты, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын алды, туганнар, дуслардан котлау сүзләре тыңлады. Шулкадәр җылы, якын итеп әйтелгән сүзләр...
– Сезнең кебек кешеләргә карап тәрбияләнә яшь буын. Бер-берегезне, еллар дәвамында озата килгән мәхәббәтегезне саклагыз, – диде район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина.
“Мин сине беркемгә бирмим” дигән җыр яңгырады. “Мин сине беркемгә бирмим”, – дип Сергей Матвеевич хатынының иңнәреннән кочты.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев