erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча даруханәләренең күбесендә медицина маскалары беткән!

Бүгенге көндә даруханәләрдә иң күп сатылган әйберләрнең берсе - маскалар. Шәһәребезнең 7 аптекасында уздырган сораштырулардан соң, без моңа тагын бер тапкыр инандык.

Аларның бары тик икесендә генә бүгенге көндә маскалар бар һәм әлегә иске бәядән (1 пачка (5 штук) 45 сум). Ә поликлина янындагы даруханәләрнең берсендә шундый ук маскалар 70 сум булып кайткан, тик алары да шунда ук сатылып беткән. "Бер алганда әллә ничәшәр пачка алып китәләр. Табиблар да, шәфкать туташлары да ала", диләр даруханә сатучылары. 

Арчаның 29 номерлы үзәк даруханә мөдире Айгөл Хәсәнова әйтүенчә, аларда да маскалар беткән. "Бик күпләп алдылар маскаларны. Элеккеге бәядән саттык. Казанга маскаларны яңадан кайтартуларын сорап яздык, әлегә җавап юк. Нинди бәя белән кайтасын шулай ук белмибез, " диде ул. Үзәк даруханә белән элемтәдә торып, соңгы яңалыкларны җиткереп барачакбыз. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ил җитәкчелеген дә бу хәл борчыганын белеп торабыз. Россия Президенты монополиягә каршы көрәш хезмәтенә даруханәләрдәге маскаларга бәяләрне күтәрүне контрольгә алырга күрсәтмә бирде. Без бу чаралар тиешле нәтиҗә бирер һәм даруханәдә яңадан маскалар элеккеге бәядән сатуга чыгар дип өмет итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы

2
X