erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Депутат район халкы белән очрашты

2021 елның сентябрендә республикада Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак. Бүген бөтен ил буенча депутатлар үз сайлаучылары алдында хисап тота.

30 июнь көнне районыбызда эшлекле очрашу узды. Арча сәнгать мәктәбенең актлар залында узган чараның төп кунагы Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов иде.

Очрашу чарасын район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Илдар Ирекович белән берлектә район халкы белән очрашуга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад буенча комитет рәисе, депутат Лотфулла Шәфигуллин һәм Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы, депутат Айрат Зыятдинов та килгән иде.

“Эшлисе эшләр күләме бик зур. Һәр районның үз үтенечләре, үз сораулары, үз проблемалары. Аларны чишү юллары да төрле районда төрлечә...” – дип башлады чыгышын Илдар Гыйлметдинов. Бүгенге көндә көн кадагында торган берничә мәсьәләгә тукталып үтте ул. Гаиләләр белән эшләү, аларга ярдәм йөзеннән кабул ителгән яңа карарлар турында сөйләүдән башлады ул сүзен. Гаиләдәге акча яшәү минимумына җитмәгән балалалы гаиләләргә каралган түләү, беренче бала тугач бирелүче ана капиталы, балаларын ялгыз тәрбияләүче әти яки әниләргә каралган ярдәм, бала авырып әти-әни эштән калган очракта тулысынча түләү – яңа гына үз көченә кереп баручы нормалар.

Һәркемне борчыган тагын бер тема – сәламәтлек. Районда сәламәтлек саклау үзәкләре булган хастаханәләр, фельдшерлык пунктлары һәрдаим ремонтланып, яңартылып торыла. Илдар Ирекович сүзләренчә, безнең максат - югары медицина белеме алган яшьләрне эшләргә кире районга кайтару.

Мөһим темаларның тагын берсе – авыл үсеше. “Авылның комплекслы үсеше” программасында нәкү менә авылларда заманча уңайлыклар булдыру каралган. “Әлеге программаны без быел тиешенчә финанс яктан күтәрә алмадык. Барыбызга да билгеле булганча, пандемия күп нәрсәгә аяк чалды. Тик киләсе елга икеләтә эшләрбез дип планнаштырабыз”, - диде Илдар Гыйлметдинов.

Арча өчен мәктәпләр саны җитмәве дә зур мәсьәлә булып тора. Балаларны бер сменада гына укыту максатыннан киләсе елларда яңа мәктәп төзелү планга кергән. Бүген районның дүрт мәктәбе ашханәләрендә төзекләндерү эшләре бара.  

Республика районнарында урнашкан спорт мәктәпләрендә дә таләпләрнең киңәюен әйтте депутат. Чөнки биредә эшләүче спорт тренерлары да хәзер мәктәптә эшләүче педагоглар белән тиңләшкән. Әлеге яңа карар буенча, балалар белән эшләүче спорт белгечләре дә хәзер аттестация узарга, укытучылар кебек үк хезмәт хакы алырга, билгеле бер ташламаларга ия булырга хокулы.

Якташыбыз, депутат Лотфулла Шәфигуллин чыгышында туган телне саклау мәсьәләсе турында чыгыш ясады. Ташкичү авылы зиратында булып, Шиһабетдин Мәрҗани әти-әнисенең каберләрен табуы турында сөйләде. Начар, ташландык хәлдәге каберне тәртипләп, яңартуын әйтте. “Шул вакытта минем башка бер сорау килде. Без тамырларны онытканбыз түгелме? Тел, тел, дип кенә йөреп, шул телдә иҗат итүче үткән буынны оныта барабыз түгелме? Минемчә, исән булмаган татар әдипләренең, батырларның исемнәрен мәңгеләштерү өстендә ныклы эш алып барылырга тиеш. Шул вакытта гына киләчәк буынга туган телнең ни дәрәҗәдә кадерле икәнен җиткерә алабыз”, - дигән фикер җиткерде ул.

         Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдинов чыгышында сәламәтлек саклау өлкәсендә бүгенге көндә иң актуаль булган коронавирустан саклану чаралары турында сөйләде. Очрашуга килгән һәркемне әлеге вируска каршы вакцина ясатырга чакырды.

  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Очрашуга гомуми нәтиҗә ясап, районыбыз башлыгы Илшат Нуриев килгән кунакларга зур рәхмәтләрен җиткерде. Киләсе елга Носы һәм Штерә авылларында клуб төзергә планнаштырылуын, Арчабашта балалар бакчасы кирәклеген, Арчада яңа мәктәп булачагын, Спорт мәктәбенә кертеләчәк төзекләндерү эшләре турында җиткерде ул халыкка. 

         Чыгышлар тәмамланганнан соң, Илдар Гыйлметдинов берничә кешенең эшен югары бәяләп, Бердәм Россия исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар - Утар Аты авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Эльмира Файзрахманова, 941 нче номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Сабирова һәм “Центральный” Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Радислав Прахов.

        

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре