erid:2VtzquqpS7d
Депутатлардан Яңа ел күчтәнәчләре
Арча яңалыклары

Депутатлардан Яңа ел күчтәнәчләре

Балаларны сөендерделәр.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский мобилизацияләнеп,  махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрнең балаларына  Яңа ел күчтәнәче бирде. Ә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдиновтан күчтәнәчләрне балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар алды. ТР Дәүләт Думасы депутаты, балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдинов Яңа ел күчтәнәчләрен "Тимер" батальонында хезмәт итүче егетләр балаларына тапшырды. 

Мобилизацияләнгән егетләребезнең гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар өчен Казанда бәйрәм чаралары оештырылды. Анда арчалар да катнашты. Шулай ук мобилизацияләнгән егетләребез гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар район башлыгы чыршы бәйрәменә дә чакырылды.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев