Вәлиәхмәтовларның хәлен белдек.
Кәчедән йортлары янган 6 балалы Фәридә Вәлиәхмәтова белән сөйләштек. Хәлләрен белдем. Аларның көрәшче улы Дияз бүген Питрәчтән җиңеп кайтты. Бүләккә нәрсә биргәннәр, дип сорадым. "Электр белән эшли торган иттарткыч, - диде Фәридә сөенеп. - Өч иттарткыч бар иде - бар да янып бетте. Бү бүләк безгә бик әйбәт булды. Безнең йорт төзелешенә булышырга кеше кирәк дип газета сайтына яздыгыз, рәхмәт, булышырга киләләр. Авылдашлар, туганнар гына түгел, чит авылдан да киләләр. Йорт бүген өелеп бетте. Күршебез Фәнисәгә рәхмәт, ул тырышып йөри. Йортны төзүчеләргә, булышучыларга Алланың рәхмәте яусын.
Нет комментариев