erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дус яшик, тату яшик, матур яшик

Кыз озатасы өйнең капкасы төбенә кадәр ачык. Аны озатырга күршеләр, туганнар җыелган, урам буйлап җырлап “Яшь йөрәкләр” килә

16 июнь көнне Питомникта кыз озаттылар. Урам буйлап килгән кияү машиналарын бөтен тирә-як каршы алды.
Ничек “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбле анда килеп чыккан? Бу хакта без җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина белән сөйләштек.

– Моннан биш ел элек булды ул. Сабантуйга бүләк җыябыз. Эльза һәм Камил Исламовлар яшәгән өй турысына килеп туктадык. Аларга кунаклар килгән иде. Барысы да чыкты. Биеттек, җырлаттык үзләрен. Күңелләре булды. “Кечкенә кызымны кияүгә биргәндә дә килерсез”, – диде шунда Эльза уены-чыны белән бергә. “Әйт кенә, килербез”, – дидем. Очрашкан саен Галия кияүгә чыкмыймы әле, дип сорыйм. Шаяртып, әлбәттә. Әмма һәр шаяруны тормышка ашырырга була. Быел яулык җыйганда Эльза серен чиште. “Галияне сорап киттеләр. Озатканда әйтермен”, – диде. 16 июнь көнне көндезге унбергә ансамбль кызлары сәхнә костюмнарыннан урам буйлап җырлап алар торган якка юл алдык, – диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кызны озатырга халык күп килгән. Туганнар гына түгел, күрше-тирәләр дә. Яше-карты, баласы-чагасы шунда. Төбенә кадәр ачык капкадан шарлар белән матур итеп бизәлгән ишегалды күренә. Кияүне көткән арада яшь йөрәкле ансамбль кызлары шунда кереп халыкка концерт куйган. Җырлаганнар, биегәннәр, халыкны да тик тотмаганнар. “Кияү килә!” – диюгә капка төбенә чыгып тезелгәннәр. Бу күренеш кияү ягы өчен дә сюрприз булган.

– “Әссәламәгаләйкүм” җыры белән каршы алдык. Аптырап калдылар. Көтмәделәр. Ә аннан кияүгә “җәзалар” башланды. Җәза үтәмичә капкадан да кертмәделәр. Бернигә кагылмыйча тасма аша үтәргә кирәк иде. Җаен тапты, үтте. Ә ишегалдында тагын “җәза” – аяк эзләре ясалган, һәрберсенә бас-кан саен берәр милләт биюен башкарырга кирәк. Кияү егете Инсаф оста булып чыкты, сер бирмәде. Үзе белән килгән кунаклар да булышты. Ә без яраткан җырларыбызны бүләк иттек. Өйгә кергәч “Изге теләк” дигән җырны  башкардык. “Дус яшик, тату яшик, матур яшик”, – дигән нәкъ менә шушы очракка туры килгән сүзләре бар аның. Киленне озатыр алдыннан бау тотучылар арасына да бастык. Үзенчә бер матур гадәт бит инде ул. Тиз генә кызны биреп җибәрергә ярамый. Ә монда кияү машиналарын берничә урында туктаттылар. Җырлар белән озатып җибәргәннән соң хуҗалар кунакларны чакырып чәй белән сыйлады. Әнә шулай матур итеп Галиябезне олы тормыш юлына озаттык, – диде Нәсимә Гарифуллина. – Бик тырыш, һәрьяктан булган гаилә Исламовлар. Эльза кайнанасы Сәрия апа белән тату гомер итә. Өч кыз үстерделәр. Өчесе дә тәртипле, эшчән, булган кызлар. Икесенең гаиләсе бар инде. Хәзер менә Галия дә үз тормышын төзи. Яшь гаиләгә тигез, матур гомер телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев