erid:2VtzquqpS7d
Ел фасылларын өйрәнделәр
Арча яңалыклары

Ел фасылларын өйрәнделәр

Арчаның 1 нче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасында экология буенча "Ел фасыллары" темасына КВН үткәрелде.

Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар зирәклек, тапкырлык буенча үзара көч сынашты. Бәйрәмнең кунагы - "Ашыт"дәүләт табигый тыюлыгы белгече Гөлнара Абдрахманова балаларның табигать турында белемле булуларын яхшы бәяләп, истәлек бүләкләре һәм грамоталар тапшырды.

Бакча тәрбиячеләре: Гөлнара Зиннәтова, Гүзәл Йосыпова, Эльвира Абдрахманова, Әлфия Габделбәрова


Нет комментариев