erid:2VtzquqpS7d
Эльмира ханымны җиңүе белән котлыйбыз!
Арча яңалыклары

Эльмира ханымны җиңүе белән котлыйбыз!

Афәрин, Эльмира ханым!

14 декабрь көнне "Ел укытучысы" бәйгесенең бүләкләү тантанасы булды. Кәче мәктәбе укытучысы  Мөхәмәтшина Эльмира Госман кызы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район күләмендә үткәрелгән "Иң яхшы мастер класс "Туган тел" бәйгесендә 1 нче урынга лаеклы булды. Үзе чибәр, күңеле матур, йөзе кояш кебек Кәче кызы, гаиләсе белән Арчада яшәүче Эльмира ханымны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә зур уңышларга һәм җиңүләргә ирешергә язсын.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев