Эссе кагудан сакланыгыз
Белеп торыйк.
Бу арада эссе көннәр тора. Эссе кагудан ничек сакланырга? Бу турыда безгә район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының “Терапия һәм профилактика медицинасының илкүләм медицина тикшеренү үзәге” язмасын җибәрде.
Эссе көннәрдә озак вакыт кояш астында булсаң, организмда эчке температура күтәрелә, нәтиҗәдә аң югала, кан йөреше һәм сулыш алу бозыла. Эссе кагу ул төрле формада була: “классик” – ул тирә-юньдәге югары температурадан килеп чыга, гадәттә балалар һәм олы кешеләр зыян күрә. Икенче формасы – эсседә озак вакыт физик эш эшләүдән килеп чыга, ул яшьләрдә һәм урта яшьтәгеләрдә күзәтелә.
Озак вакытлар эсседә булу ул эчке температураның күтәрелүе генә түгел, кеше организмына өстәмә рәвештә кояш радиациясенең тәэсир итүе дә. Әгәр дә башка кимәсәң, үзәк нерв системасы эшчәнлеге бозыла, авыртасың. Төп сәбәпләр: беренчесе - кояш астында озак вакытлар булу. Икенчесе – кояш астында башка кимәү.
Кемнәр бигрәк тә эсседән зыян күрә? Алар: өлкәннәр, балалар, алкоголь һәм наркотиклар кулланганнар, табигать үзгәрешләрен тиз сиземләүчеләр, гормональ авырулар, суны җитәрлек кулланмаучылар, симезлек, сидек кудыручы дару эчүчеләр, авыр эш башкаручылар, тыгыз, синтетик киемнәр киючеләр.
Эссе кагуның төп билгеләре: баш авырта, тән температурасы күтәрелә, йөз кызара, тын бетә, сусата, кан басымы күтәрелә, косасы килә, аң югала.
Ә ничек эссе кагудан сакланырга? Эссе көннәрне урамга көндезге сәгать 10-11гә кадәр чыгарга. Соңрак агач күләгәсенә чыгарга ярый. Киемнәр җиңел, җитен тукымадан булсын, һичшиксез башка киярга кирәк. Суны даими эчеп торырга, салкынча газсыз минераль сулар, яшел чәй, су кушылган табигый соклар әйбәт, майлы, аксымлы ризыкларны чикләргә. Алкогольле эчемлекләрне һәм психикага тәэсир итүче препаратларны кулланмаска кирәк.
Эссе какканда беренче ярдәмне ничек күрсәтергә? Кичекмәстән эссе каккан кешене салкынча урынга, күләгәгә алып керергә, яткырырга, башын кырыйга борырга. Башын тулысынча бүлмә температурасындагы суга манчылган чүпрәк белән урарга. Боз куярга ярамый. Башка кан савуы бар. Зыян күрүче үз аңында булса, аңа ярты сәгать саен салкынча су эчәргә кирәк. Минераль газсыз, азрак балланган су да эчәргә ярый. Әгәр дә кеше аңына килми икән, ашыгыч ярдәм чакыртырга.
Менә шулай, газета укучыларыбыз, эссе көннәрдә сак булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев