erid:2VtzquqpS7d
Эт белән мәче кебек яшәсеннәр иде әле
Арча яңалыклары

Эт белән мәче кебек яшәсеннәр иде әле

Нәрсә дисең инде монда?

Бүген капканы ачып керсәм, шундый бер күренешкә тап булдым - эт, аның өстенә менеп песи йоклап ята. Кеше кергәнне дә ишетмиләр.

Гел кычкырышып яшәүче парлар турында эт белән мәче кебек, диләр. Ә безнең Леся белән Рыжикнын дуслыкларына исең китәрлек. Лесяның балаларын Рыжик янында калдырып чыгып китүенә аптырамыйбыз да инде. Мәче каядыр йөргәндә эт няня урынына кала иде. Җылы булыр, кышны бергә чыгарлар, дип зурайтып, җылытып оя дә ясап куйдык.Берзаман карыйбыз, мәче ояда, эт тыштан йоклый башлады. Куып чыгарган хуҗаны. Хәзер инде менә өстенә үк менеп атланган.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев