«Сердәш» сәхифәсенә хат.
Эх, яши белмәгәнмен!
Гомер үтә. 60ны уздык. Ирем белән бер кыз үстердек. Сөбханалла, кызыма карыйм да сокланам. Яши беләләр. Кияү белән ике бала үстерәләр. Безнең шикелле эш дип өйдә казганып ятмыйлар. Кунакка йөриләр, үзләренә киләләр. Күңелле яшиләр. Шулай кирәк. Ә без кунакка баруны да, кунак чакыруны да белмәдек. Бер көйгә тормыш барды да барды. Искә алырга бер күңелле хатирә калмаган. Хәзер авыртудан баш чыкмый. Эшләгәнбез дә эшләгәнбез. Ял итә белмәгәнбез. Эх...
Әлфия Сәгыйтова.
Арча.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев