erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Фәйрүзә барысын да булдыра!

Афәрин! Тренеры Хәйдәр Зәйнуллин яза.

 Фәйрүзә Мөхәммәтшина Арча районы Кәче мәктәбенең 1 нче сыйныфында белем ала. Бик тырышып укый, мәктәп чараларында актив катнаша. Бию, шашка түгәрәкләренә йөри, спортны бик ярата. Шахмат уенында бернәрсә белмичә, 20 минут эчендә фигураларны дөрес итеп тезәргә, фигураларның исемнәрен белеп, дөрес йөрешләр ясарга өйрәнеп ,“детский мат” куярга өйрәнгән кыз бу!

    Спортта беренче уңышлары-мәктәп күләмендә шашка ярышларында “1 нче сыйныфның иң көчле шашкачысы” кубогын яулап алуы, 1-2 нче сыйныфлар арасында барган шашка ярышларында “Өметләр кубогы”н отуы. Шашка һәм шахмат буенча мәктәп командасына кабул ителде, район ярышларында катнаша башлады. Апрель аенда районда укучы балалар арасында 1 нче тапкыр үткәрелгән 2 төр буенча (двоеборье – шашка+шахмат) ярышларында чемпион исемен яулады!

     Фәйрүзә бик ярдәмчел. Классташы Азалияне берничә көндә шахмат уйнарга өйрәтте. Азалия 2 төр буенча үткәрелгән район ярышында 3 нче призлы урынны яулады.

    Фәйрүзә гаиләдә олы бала. 7 яшьлек Камилә һәм 1,5 яшьлек Айзилә сеңелләре өчен ул үрнәк апа, әнисе Гөлинәнең ярдәмчесе. Камиләне инде ул шашка, шахмат уйнарга өйрәтте.Әнисе Гөлинә, әтисе Эльмир кызларны төрле яктан үстерү өстендә эш алып баралар, уңышларына сөенәләр.

  Бүгенге көндә Фәйрүзә бадминтон уены белән дә ныклап кызыксына башлады, көчле бадминтончы буласы килә.   Аның  девизы: “Авыр булса да тырышырга, алга барырга!”

    Киләчәктә тырыш Фәйрүзәбез безне күп уңышлары белән сөендерсен.

     Хәйдәр Зәйнуллин, Арча районы Кәче мәктәбе физик тәрбия укытучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре