erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фатыйх Сибагатуллин – сагынып сөйләрлек шәхес

Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин кебек шәхеснең бүген арабызда булмавына ышанасы килми

Апаз авылында аны искә алу көнендә катнашкан гаиләсе, авылдашлары, элек бергә эшләгән  хезмәттәшләре һәм башка бик күпләр шулай диде. Әле аның планнары зурдан иде, аларны тормышка ашырып бетерергә өлгермәде, диделәр.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев белән Фатыйх Сибагатуллин – авылдашлар. “Без аның белән гел аралашып яшәдек, ул авылын беркайчан да онытмады, аның өчен бик күп яхшылыклар эшләде. Очрашкан вакытларда авылның һәр кешесен сорашып чыга иде“, – диде ул.

Апаз авыл җирлеге башлыгы булып озак еллар эшләгән, хәзер лаек-лы ялда булган  Ринат Садыйков Фатыйх Сәүбән улын бик җылы итеп искә алды. Туган авылында мәктәп, мәчет салдырган, зират коймаларын яңарттырган, тагын бик күп игелекле ярдәм күрсәткән.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин Фатыйх Сибагатуллин Нурлатны шәһәр иткән кеше, дип искә алды. Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев  Фатыйх Сәүбән улы атларны бик ярата иде, Норлатның нурлы ат исеменә бәйле булуын исбатлаган, Нурлат дип үзгәрттерүе, ат  заводы төзетүе турында сөйләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Фатыйх Сибагатуллинның республика авыл хуҗалыгын үстерүгә гаять зур өлеш кертүен әйтте.

Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин 1950 елның 1 маенда Апаз авылында туа. 1966 елда “Ватан“ совхозында эшче булып хезмәт юлын башлап җибәрә. 1968 елда Казан ветеринария институтына укырга керә. Аны тәмамлагач 1973-1976 елларда Яшел Үзән һәм Балтач районнарында ветеринария табибы булып эшли. 1976 елда Балтач районының “Правда“ колхозы рәисе итеп сайлана. 1980 елдан Балтач райкомының икенче секретаре. 1983-1984 елларда Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе. 1984 елдан 1991 елга кадәр Мамадыш районында КПСС райкомының беренче секретаре була.

1991 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп билгеләнә. 1996 елдан Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы. Ул эшләгән елларда 37нче урында барган район беренче урынга күтәрелә.

Фатыйх Сибагатуллин 2007 елда РФ Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана.
Ул кайда гына эшләсә дә, үзеннән соң якты эз калдырган шәхес. Искә алу көнендә аның игелекле гамәлләре тагын бер тапкыр күз алдыннан үтте. Бу көнне аның истәлегенә һәйкәл ачылды, мәдәният йортында үткән кичәдә аны сагынып, юксынып искә алдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев