erid:2VtzquqpS7d
Фатыйх Хәкимуллин вафат
Арча яңалыклары

Фатыйх Хәкимуллин вафат

Якыннарының кайгыларын уртаклашабыз

Арча 5нче гимназиясенең эллеккеге директоры Фатыйх Хәмбәл улы Хәкимуллин вафат дигән хәбәр алдык. Аңа 64 яшь иде. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча үлем сәбәбе - инсульт. 

Озату бүген 14.00 сәгатьтә була. Татар зиаратына җирләнәчәк.

Фатыйх Хәкимуллин 1959 елда Әтнә районында дөньяга килә. 1982 елдан Арча районында хезмәт куя башлый. Соңгы елларда (2013-2021 еллар) Арчаның 5нче гмназиясен җитәкли. Җитәкче урыннарында эшләүче райондашыбызны һәркем уңай яктан гына искә ала.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев