erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Гарәфиев Бакый Гарәфи улына «Бердәмлек» медале тапшырылды

Котлыйбыз, Бакый абый

Районның рухи үсешенә керткән зур өлеше өчен, 90 яшьлек юбилее уңаенан,
Гарәфиев Бакый Гарәфи улы «Бердәмлек» медаленә лаек булды. Аны район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин һәм мөхтәсиб урынбасары Надир хәзрәт Гатауллин тапшырды. Аллаһ Раббым Бакый Гарәфи улына озын хәерле гомерләр насыйп итсен.
 

Бакый абыйның әтисе Гарәфетдин мулла була. Бакый әтисеннән бик күп нәрсәгә өйрәнеп кала. Пенсиягә чыкканнан соң үзен мәчеткә чакыралар.

– Арчада ике мулла бар иде. “Безнең урынга кеше кирәк, әйдә, өйрән”, – диләр. Ул вакытта мәчетләр юк иде әле. Укый беләм, риза булдым. Тулысынча мулла вазыйфасын башкардым. Якын-тирә авылларга да мулла буларак чакыралар иде. Укып, шаһәдәтнамә алдым, – диде Бакый абый Гарәфиев. – Мулла булып йөрсәм дә, Коръән ашларында, балага исем куйганда, никах мәҗлесләрендә килгән сәдака акчаларын берсен дә үземә алмадым, фәкыйрьләргә, ятимнәргә бирә идем.

Аннан зиратны да аңа тапшыралар. Анда да күп эш башкара ул. Коймалары авышып беткән, чүп баскан була. Бөтен гаилә белән менеп чүптән арындыралар, бик күп җитәкчеләрнең бусагаларын таптап булса да,  койма коруны да оештыра, керү юлларына асфальт та салдыра, башка уңайлыкларны да булдыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре