Гөлләрнең ни гаебе бар?
Тулысынча килешәбез.
-- Исем китә, нишләп бу гөлләр турында төрле уйдырмалар чыгаралар икэн? -- дип шалтыраттылар редакциягә. - Ышаналар бит! Орхидея гөле турында ни генә сөйләмиләр?! Һай, гөлдән генә торса икән ул тормыш?! Дус хатынымның тәрәзә төбендә бик матур гөле чәчәк атып утыра иде. Гөлнең исемен әйтмим, я сез дә чыгарып ташларсыз. Иптәш хатыныма берәү әйткән, чәчәкләрен йолкып ташла, бу гөл мәет китерә дип. Ике елдан бабасы үлде. Мәет китерде дип шул матур гөлен чыгарып ташлады. Ул карт бабай үлми нишләсен инде. Тормыш бит бу: кемдер туа, кемдер үлә. Көлке билләхи! Берәү тәрәзә төбендәге бөтен гөлләрен чыгарып ташлады. Янәсе бу кыска гөл ирләрне өйдән куа. Бу әкиятләрне кем чыгара икән?! Йолдызнамәләрне дә берәү чыгарып утыра бит инде. Аларны укымыйбыз да хәзер.
Ышанмагыз җыен юк- барга. Рәхәтләнеп үстерегез теләгән гөлләрегезне. Гөлләрнең көче булса, алар ярдәмендә ник авыруларны җиңмиләр? Ник аерылышуларны булдырмый калмыйлар? Ник әти-әниләребез китеп бара? Тормыш бит бу. Сикәлтәле тормыш. Сөенече дә, көенече дә була торган тормыш. Гөлләрнең монда бернинди дә катнашы юк. Алар безне сөендереп торучылар. Рәнҗетмәгез гөлләрне. Үссеннәр рәхәтләнеп. Өйләнешкән бер яңа пар матур булып үсеп утырган чуар гөлне чыгарып ташлады. Янәсе бу гөл нәселсезлек китерә. Бу чуар гөл берәүләрнең һәр бүлмәсендә үсеп утыра. Ул хатын ел саен диярлек бала таба...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев