erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гөлзада апа, сез Күлтәс өчен янып яшисез!

Күлтәстә туып-үскән, хәзер Арчада яшәүче Гөлсинә Хәбибуллина яза.

17 июньдә Күлтәс авылы мәчетендә Корбан ашы булды. Бу мәҗлесне авылыбызда туып-үскән, хәзерге вакытта Нагорный бистәсендә гомер итүче  авылдашыбыз Гөлзада апа Шәяхмәтова үткәрде. Коръән ашына аның гаиләсе-кызлары, туганнары һәм авылдашлар җыелды.

Гөлзада апа 1942 елның 23 апрелендә туган. Сугыш чоры баласы. Мәктәпне тәмамлагач, Казанда эшкә урнашып, Казан химия-технология институтының кичке бүлегендә укыган. “Иман нуры” мәчете каршындагы сыйныфларда ислам диненең башлангыч белемен ала. 2005 елдан “Иман нуры” мәчете каршындагы мәдрәсәдә кешеләргә ислам динен өйрәтә. 2007 елда  “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый. Гөлзада апа үзенең “Ислам дине бәхетле яшәргә юл ача” дигән китабында болай дип яза: ”Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлагач һәм кайбер галимнәрнең, остазларның китапларын укыганнан соң күңелдә төрле фикерләр, уйлар уянды, дөньяны күбрәк аңлау сәләте барлыкка килде. Шул ук вакытта күңелдә күп санлы сораулар туды һәм аларга җаваплар да табыла башлады”. Бу китапны миңа Гөлзада апа бүләк итте.

Мәҗлесне Гөлзада апа үзе башлап җибәрде. Ул Корбан чалуның каян килеп чыкканын, ничек тарихка килеп тоташканын сөйләде.

Бүгенге көндә авылыбыз мәчетендә хәзрәт вазыйфаларын башкаручы Алмаз Мөбәрәкшин да нәкъ менә шул хакта сөйләп үтте, Коръән аятьләре укып дога кылынды. Корбан гаете Аллаһының рәхмәте белән ислам динендә иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмнәрдә күркәм күренеш буларак туганлык җепләре ныгый, аралар якыная. Урта Пошалымнан кунак булып килгән Булат хәзрәт тә нәкъ шул хакта басым ясап әйтте. Олы яшьтә булуына карамастан, йөрәге җитеп шушы мәҗлесне оештырган Гөлзада апаның бу гамәлен үзе бер батырлык, дип атады.

Авылыбыз абыстае Рәзинә Хафизова Коръән аятьләре укып, дога кылды.

Минем Әнисә сеңлем: “2004 елның 14 июнендә, нәкъ 20 ел элек, Күлтәс авылында Госман хәзрәт Исхакый катнашында өр-яңа мәчет ачылды, - дип сөйләде. - 20 ел дәвамында безнең мәчетебез эшләп килә. Бик матур итеп ремонт эшләре башкарылды. Авыл халкы нык, яшьләр тырыш. Күмәк көч белән зур эшләр башкарыла авылыбызда. Бу эшләрнең башында торучы егетләребезгә, авылдашларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Алдагы көннәрдә дә шушы изге гамәлләребез дәвамлы булса иде”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөлзада апа бу матур, изге чарадан бик канәгать калды. Мәҗлес башланганчы ул, авыл халкы соравы буенча, Аллаһы Тәгаләгә дога кылып, яңгыр яудыруны сорады. Гөнаһ-хаталарыбызны кичерүләрен сорап, тәүбә-истигъфар кылып, дога ирештерде. Аллаһы тәгалә озак көттермәде, үзенең шифалы яңгырларын яудырды.

Гөлзада апа Коръән ашын  оештыруда булышкан һәркемгә, корбан үстерүчеләргә, аны чалып бирүчеләргә, күчтәнәч, сәдакаларга, мәҗлесне олылап килүчеләргә ихлас рәхмәтен җиткерде.

Авылдашлар исеменнән Гөлзада апага рәхмәт сүзләрен Айсылуыбыз (Гарифуллина) әйтте: “Гөлзада апа, Сез Күлтәс өчен янып яшисез, рәхмәт сезгә! Безне сөендереп, Күлтәсебез өчен җанатып, безнең арада озак яшәргә язсын Алаһ сезгә!”.

Гөлсинә Хәбибуллина,

Күлтәс-Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре