erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гомәр Бәширов укулары

Арчаның 7нче мәктәбендә үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Шәмсетдинова яза.

24 гыйнварда Арчаның 7нче мәктәбендә  Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировны искә алу, аның иҗатын өйрәнү һәм олылау максатыннан II районара Г.Бәширов  укулары  үтте.  Олуг язучыбыз  татар халкының озак гасырлар тупланган бай һәм катлаулы юлында онытылмас урын алган якты янучы йолдызларыбызның берсе, күренекле татар язучысы, фольклорчы, Гаяз Исхакый, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

   Укуларны мәктәп директоры Фәнил  Фәнис улы Һидиятуллин ачып җибәрде, кунакларны мәктәп тарихы белән таныштырды һәм катнашучыларга уңышлар теләде. Конференциядә мәктәп укучылары, район мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Энҗе Мостафина, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзаләре Халидә Фәйзрахманова, Халидә Вафина катнашты.

Фәнни-гамәли эшләр биш төрле юнәлештә башкарылды. Конференциядә катнашучылар “Табигать” темасына кул эшләре, ирекле темага хикәя язу, Арча ягы әдипләренә багышланган буклет тәкъдим иттеләр. Жюри укучыларның һәм укытучыларның хезмәтләрен югары бәяләде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара төрле иҗат бәйгеләрендә җиңүче укучылар башкаруында матур җырлар белән үрелеп барды. Театр түгәрәгенә йөрүче укучылар тарафыннан Гомәр Бәшировның “Намус” романыннан өзек сәхнәләштерелүе һәркемнең күңеленә хуш килде. Чарадан укучылар да, кунаклар да күтәренке кәеф белән таралды.

      Методист Энҗе Мостафина мондый фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләнү, эзләнү-тикшеренү эшләре белән мәшгуль булу, аларда катнашу, чыгыш ясау укучыларга халык язучысы Гомәр Бәшировның иҗаты, тормышы турында күбрәк белергә, белемлерәк булырга ярдәм итүен ассызыклап үтте. Балалар фәнгә беренче адымнарны нәкъ менә шул мәктәптә үткәрелә торган конференцияләр ярдәмендә ясый...

Лилия Шәмсетдинова,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре