erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гореф-гадәтләр елы уңаеннан арчалар Казан Сабантуенда никах күренешен тәкъдим итте

Никахтан соң яшьләрне уфалла арбасына утыртып, аерылмыйча яшәгез, дип кияү мунчасына озаттылар.

Нәкъ элеккечә килеп чыкты ул. Мулла никах укыды, кода-кодагыйлар җырлашып бүләк алышты, аннан яшьләрне (Илназ Абзалов белән Ләйлә Хәкимова) кияү мунчасына озаттылар. Безнекеләр ишегалдына кергән республика Рәисе Рөстәм Миңнехановны кияү ягыннан төп кунак итеп каршы алдылар.

Арчалар Казан Сабантуенда, гадәттәгечә, үзләре турында иң яхшы фикерләр генә калдырды. Безнекеләр ишегалдыннан кунаклар өзелмәде, аларны Атлас Солтановның агачтан эшләгән Шүрәле сыны каршы алды. Ә су буенда алтын тарагын тотып, һәрберсенә ягымлы елмаеп Су анасы (Сикертәннән сәнгать җитәкчесе Алсу Хәбирова) утыра иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча Мәдәният йорты каршында оештырылган “Хәзинә” фольклор коллективы чыгышы югары дәрәҗәдә булды. Барысы да милли киемнәрдән иде. “Арча егетләре” халык вокаль ансамбле, “Арча бизәкләре”, “Ятаган” халык уен кораллары ансамбльләре, баянчыларыбыз, өлкән җырчыларыбыз халык җырларын башкарды. Аида Ондрина җитәкчелегендәге җыелма бию коллективы төп мәйданда да чыгыш ясады, борма дигән бию хәрәкәтен күрсәтте. Ишегалдында да осталык дәресләре үтте, кул эшләре осталарыбыз үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итте. 

–  Шунда ук өчпочмак пешереп кунакларны сыйладык. Өстәлләрне дә кыр чәчәкләре белән бизәгән идек. Кунаклар әзерлегебезгә югары бәя бирде. Аларга никах күренеше аеруча ошады, – диде Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова. – “Нәкъ элеккечә. Рәхмәт”, – диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев