Ял да итә белергә кирәк
Профсоюз кайгырта.
Район мәгариф хезмәткәрләре теплоход белән Түбән Новгородка барып кайттылар. Хис-тойгыларының чик-чамасы юк. Ял да итәргә һәм ял итә дә белергә кирәк шул. Йорт, тормыш мәшәкатьләреннән азга гына булса да аерылып торырга кирәк. Теплоходта рәхәтләнеп ял итеп, әзерне ашап, биеп-җырлап барулар, су өстеннән тирә-юньне күзәтеп барулар үзе бер күңелле. Түбән Новгородта экскурсияләр тагын бер күңелле. 29 июньдә иртәнге сәгать 9да Казан елга портыннан кузгалдылар. Бүген көндезге сәгать 12ләргә кайтып җиттеләр. Шушы өч көн эчендә күпме уңай тәэсирләр алып кайтты алар! Истәлекле, тарихи урыннарда фотога төшүләре генә дә ни тора! Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов: "5 июльдә бер төркем Петербургка, Мәскәүгә сәяхәткә чыгып китә, - дип сөйләде. - Бүген районнан 16 кеше Абхазиядә ял итә. Самолет белән очтылар. Һәм тагын Анапага, Чечняга барасылар". Менә шулай, профсоюз үзенекеләрне кайгырта. Профсоюз әгьзалары ташламалы юлламалардан файдалана. Теплоход белән Түбән Новгородка юллама бәясенең 25 процентын гына түләгән алар. Исән-сау ял итәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев