erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ял көннәрендә Татарстанда салкынайтачак

Шимбә һәм якшәмбе, 26 һәм 27 ноябрьдә, Татарстанда антициклон йогынтысында һава температурасы төшүе күзәтеләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Аерым алганда, шимбә, 26 ноябрьдә  республиканың кайбер районнарында бераз кар, шулай ук төнлә һәм иртән томан фаразлана. Һава температурасы төнлә -3..-8 градус һәм көндез -1..-6 градус булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

Якшәмбе, 27 ноября, төнлә кар яварга мөмкин, ә көндез явым-төшем ихтималы аз. Төбәктә һава температурасы төнлә -7..-12 градус, көндез -5..-10 градус фаразлана.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында Татарстан антициклон йогынтысында булачак. Явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы алга таба да төшүен дәвам итәчәк: төнлә -12..-17 градус, көндез -8..-13 градус көтелә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/yallarda-taktarstanda-salkynaitacak-5863387

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X