erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдә Тәлгать Әхмәтов истәлегенә волейбол ярышлары булды

Оештыручыларга рәхмәт.

 Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында, волейбол тренеры Әхмәтов Тәлгать Хәбибрахман улы истәлегенә 2010-11 нче елгы егетләр арасында волейбол ярышлары узды.
Ярышта Балтачтан һәм Әтнәдән берәр команда, Арча районыннан 4 команда катнашты.
Ярышны Тәлгать абыйның укучылары, гаиләсе, Яңа Кенәр мәктәбе физкультура укытучысы, тренеры Хәйруллин Зөлфәт оештырдылар.
Барлык командалар да ныклы әзерлек белән килгәннәр, берсенең дә җиңеләсе килмәде. Күп уеннарда командалар арасындагы исәп тигез барды, уеннар  өчәр партия дәвам итте.
1 урында Арча командасы (тренеры Гатауллин Нияз Шәфхатович).
2 урында Балтач командасы.
3 урында Арча-2 командасы (тренерлары Сафин Рәшит Исмагилович, Баһаветдинов Азат Мидхәтович)
4 урында Яңа Кенәр командасы (тренеры Хәйруллин Зөлфәт Таһирович).
Барлык командаларга да торт, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Призлы урыннарны алучы командалар медаль, грамота, Кубок белән бүләкләнде. Барлык катнашучылар кайнар ризык белән тукланды.
Ярышны оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре