Янгын — шаяртмый: саксызлык фаҗигагә китерә
Янгынның төп сәбәбе – кеше факторы. Тәмәке тарту Россиядә булган янгыннарның 10 процентына сәбәп булып тора. Еш кына кешеләр исерек килеш йоклаган вакытта, сүндерелмәгән тәмәкедән чыккан янгында үлә.
2025 елның 6 ноябрендә Үрнәк бистәсендә шәхси йортта янгын чыкты. Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта бүрәнә йорт, такта сарай яна иде инде. Кызганыч, корбансыз булмады. Янгын нәтиҗәсендә 1972 елда туган йорт хуҗасы фаҗигале рәвештә һәлак булды. Бу – 2025 елда Арча районында янгында кеше үлүенең беренче очрагы.
Янгын үзе зур булмаска да мөмкин, әмма яну материалларыннан бүленеп чыга торган продуктлар бик агулы була, нәтиҗәдә, кеше агулана һәм үлә. Алкоголь баш мие эшчәнлегенә начар тәэсир итә, уяулыкны киметә һәм саксызлыкка китерә.
Тәмәке төпчекләрен балконнан ташларга ярамый, алар күрше балконга эләгергә мөмкин, шуның аркасында янгын чыга. Хәмер кулланганнан соң кешеләр еш кына азыкны плитәдә калдыралар, аны сүндерергә оныталар, нәтиҗәдә янгын чыга. Исерек хәлдә булганда кешеләр төрле көнкүреш приборлары эшләп торуы турында оныта.
Кеше ваемсызлыгы һәм саксызлыгы янгыннарның гына төп сәбәбе түгел, ә олылар һәм балалар үлеменә китергән башка бәла-казаларның да сәбәбе булып тора. Чамадан тыш алкоголь кулланудан һәм тәмәке тартудан тыелырга кирәк. Йортларыгызда янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз, алар сезне кисәтәчәк һәм янгын чыккан очракта уятачак. Шулай ук өйдә ут сүндергеч тә булырга тиеш.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Янгын сүндерүчеләргә шалтырату өчен телефон номерлары 01, 101, 112.
Р. Гыйльмуллин,
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев