Янгынга каршы махсус режим кертелде
ТР Министрлар Кабинеты карары (2025 ел 10 апрель, 212 номер) нигезендә 14 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.
Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге – учак ягуны, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ.б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннән тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык яки яшелчәчелек, урман янгыннары куркынычы янаган балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.
Моннан тыш, 1-3 класс куркынычлы пиротехник эшләнмәләрне торак пункт территорияләрендә, урман янгыннары һәм башка ландшафт (табигый) янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, балаларның ялы һәм аларны савыктыру оешмаларында, урман янгыннары куркынычы янаган бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләрендә, сәламәтләндерү оешмаларында, шулай ук икътисад объектларында, урман-парк зоналарында, урман массивлары белән чиктәш торф участокларында һәм ачык территорияләрдә куллану тыела. Шулай ук күтәрелү принцибы ачык ут ярдәмендә эчендә һава җылытуга нигезләнгән идарә ителми торган конструкцияләрне дә җибәрү тыела.
Табигый янгыннарны булдырмас өчен, торак пунктлар территорияләрендә 10 метрдан да ким булмаган киңлектәге янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдырылырга (яңартылырга) тиеш.
ТР Министрлар Кабинетының югарыда күрсәтелгән карары нигезендә, профилактик төркемнәр төзеләчәк, аларның бурычларына коры үлән һәм чүп-чар яндыру фактларын кисәтү, булдырмау һәм ачыклау, әлеге янгыннарны иртә стадиядә оператив рәвештә сүндерү керә.
Исегездә тотыгыз, учак яккан өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.4 маддәсе 2 өлеше буенча гражданнарга – 20000, вазыйфаи затларга – 60000, юридик затларга – 800000 сумга кадәр штраф, янгын чыккан очракта җинаять җаваплылыгы каралган.
Гадәттән тыш хәл булганда 01, 101, 112 номерлары буенча шалтыратыгыз. Үзегезнең һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз!
А. Шакирҗанов,
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев