erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Яшь баланы ялгыз үзен генә калдырмагыз

Без бу турыда район үзәк хастаханәсенең район педиатры Алсу Кузнецова белән сөйләштек.

"Яшь баланы игьтибарсыз ялгыз калдырырга ярамый, - диде табиб Алсу Альбертовна. - Хәвеф хәтәрләр, имгәнүләр булып тора. Баланы үзенең караватында йоклатырга кирәк. Аркасына яткырырга. Караватның кырыйларына бернәрсә дә куймаска. Ана баланы утырып имезергә тиеш. Йоклап китеп, күкрәге белән баланы каплау куркынычы бар. Ана сөтеннән дә кыйммәтле ризык юк бала өчен. Бала идәнгә төшерелгәч, кер юу порошокларын, савыт-саба юу сыеклыкларын, уксус кебек әйберләрне, даруларны ерак яшерергә кирәк. Кайнар суга пешү куркынычы да бар. Шуңа күрә балага бик игьтибарлы булырга кирәк. Аталарга да хатыннарына-аналарга ярдәмчел, игьтибарлы булырга. Бала табу үзе бер стресс ул. Өйдә яшь баланы карау, ашарга пешерү, өй эшләре - яшь ана өчен авыр мәшәкатьләр. Әле аның төне дә бар. Шуңа күрә әтиләргә аналарга булышырга, төнлә дә торырга, хатыны вакытында ашаганмы-юкмы - шулай ук моңа игьтибар итәргә кирәк. Ана сөтенең сыйфатлы булуы мөһим. Ә ул нинди ризыклар һәм вакытында ашауга бәйле ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре