Яхшы эшләгән өчен
Район башлыгы Илшат Нуриев 25 июньдә район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләүнең барышы белән танышты, җитәкчеләр, механизаторлар белән сөйләште. Ул “Казанка” ширкәтенең азык җыйнау комбайнында яхшы күрсәткеләргә ирешеп эшләүче Айрат Исмәгыйлевка, “Курса МТСы” ширкәтеннән Рәмис Шәрәфиевкә, “Ак барс” агрокомплексы ширкәтеннән Инсаф Нуриевка, Фарук Хафизовка вымпеллар, акчалата бүләкләр тапшырды.
Нет комментариев